<< Публикации

Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә

13.05.2008 13:50

Уку елы тәмамлануга да санаулы көннәр калып бара. Быел 1, 9 һәм 11нче сыйныфларда уку 24 майда, ә 2-8 һәм 10нчы сыйныфларында белем алучыларның укуы 31 майда тәмамланачак. «Соңгы кыңгырау» 24 майда узган елгы кебек үк башкаланың «Татнефть-Арена» Боз cараенда узар, дип көтелә. Чыгарылыш кичәләре 24-26 июнь көннәрендә узачак. Узган ел Казанда 10811 кеше чыгарылыш укучысы булган булса, быел мәктәпне 9350 кеше тәмамлый.

«Имтиханнар исә 15 майдан 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 9 һәм 11 сыйныфта укучылар быел беренче тапкыр математика һәм рус теленнән имтиханны бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) формасында тапшырачак», - дип сөйләде Казан мэриясендә узган киңәшмәдә Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин. Әмма идарә башлыгының төп чыгышы 90 мең укучыны җәйге ялда ял һәм эш белән тәэмин итү турында булды. Чөнки нәкъ менә җәйге ял вакытында яшүсмерләргә карата игътибарны арттырырга кирәк, диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, мәктәп укучыларын җәйге ял белән тәэмин итү өчен махсус республика программасы булдырылган. Программаны тормышка ашыруга 855,4 миллион сум күләмендә акча бирү каралган. Шуның 86,4 миллион сумы Казан шәһәренә бирелә. «Өстәвенә шәһәр бюджетында да бу максатларга аерым чыганаклар каралган. Аларның күләме 24 миллион сумны тәшкил итә», - диде идарә башлыгы.

Бер балага 18 көнлек юлламаның бәясе аның кайсы лагерьга баруына бәйле. Бәяләр стационар лагерьда 5825,65 сумнан 9587,11 сумга кадәр, профильле сменалы стационар лагерьда 5731,78 сумнан 9196,95 сумга кадәр, палаталы лагерьда 34089,94 сумнан 4908,83 сумга кадәр, мәктәп каршындагы лагерьда 1841,31 сумнан 2178,9 сумга кадәр дип исәпләнә. Бу бәянең 17 процентын ата-ана түли. Шуны да әйтергә кирәк, ТР Социаль яклау министрлыгы бүлекчәләре аша бирелгән юлламалар өчен ата-аналардан акча кабул ителми.

Быел җәй Казанда 156 мәктәп каршындагы лагерь эшләр, дип көтелә. Аларда барлыгы 14680 бала ял итәчәк. Лагерьның беренче сменасы 2-25 июнь көннәрендә, икенче сменасы 30 июньнән 23 июльгә кадәр һәм өченче сменасы 27 июльдән 20 августка кадәр эшләячәк. Лагерьда туклану бәясе 60 сумны тәшкил итәчәк.

Казан янында 14 муниципаль стационар лагерь балаларны үзенә кабул итәчәк. Аларның 9ы мәгариф идарәсе, 2се физкультура һәм спорт комитеты, тагын 2се балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагында эшли. «Без «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында һәр муниципаль лагерьда татарча сөйләшүчеләр отряды оештырачакбыз», - диде Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренә караганда, җәйге лагерьлар төрле юнәлешләрдә эшләячәк. Араларында балаларны сәламәтләндерү, спорт белән шөгыльләндерү, иҗади сәләтне үстерү максаты белән эшләүчеләре дә бар.

«Җәй вакытында мәктәп балаларына кагылышлы туган тагын бер мөһим мәсьәлә — ул укучыларны эш белән тәэмин итү. Быел җәй 10 мең балигъ булмаган яшүсмерне эшкә җәлеп итү планлаштырыла. Нигездә укучылар мәктәпне төзекләндерү һәм яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк. Аларның бары 2 меңе генә башкаланың төрле оешмаларында эшләячәк», - дип сөйләде идарә башлыгы. Аның әйтүенчә, укучыларга эшләгән өчен федераль һәм республика бюджетыннан матди ярдәм буларак 781 сум, ягьни көнгә 25 сум акча һәм эш тәкъдим итүчедән кимендә 2300 сум акча түләнә.

Муниципаль учреждениеләргә эшкә урнашучы 8 мең укучыга акча шәһәр бюджетыннан түләнәчәк. 16-17 яшьтәгеләр 22 көн дәвамында көненә 3 сәгать эшләп уртача 1004 сум, 14-15 яшьтәгеләр шулай ук 22 көн дәвамында көненә 2 сәгать эшләп уртача 1033 сум акча алыр, дип көтелә.

«Барлык балалар да җәй көне әби-балалары янына авылга кайтып китә алмый, шәһәрдә калучылары да бар. Шуңа күрә башкалада калучы балаларны яхшы дәрәҗәдәге ял белән тәэмин итергә кирәк. Лагерьларны ремонтларга һәм аларга булмаган спорт җиһазлары алырга кирәк», - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, Казанның иң беренче лагере 1932 елда, ә иң яңасы 1982 елда төзелгән булган.

Эльвира Шакирова



Чыганак: intertat.ru
  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru