<< Публикации

Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла

Илсур Хадиуллин: “Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла”

23 Август 2007 г., 16:44

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, республика башкаласы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең “Казан шәһәренең мәгариф киңлегендә көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру” шәһәр август конференциясенең пленар утырышы узды. Мәгълүм булганча, кичә утырыш Казан районнарында секцияләргә бүленеп үткәрелгән иде.

Утырышта Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президент Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров, ТР Ректорлар советы рәисе – Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Казан шәһәренең район администрацияләре башлыклары, Казан шәһәре Думасы депутатлары, югары һәм урта һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә кадәрге тәрбия учреждениеләре мөдирләре катнашты. Киңәшмәне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөхрә Нигъмәтуллина алып барды.

Иң элек, мөгаллимнәр мәгариф системасының бүгенге торышын яктыртучы күргәзмә белән танышты. Казанның мәгариф системасында көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру мәсьәләсе тулы күләмдә Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин хисабында чагылыш тапты. Аның сүзләренә караганда, мәркәзебездә 1 нче сентябрьдә 182 гомуми белем бирү мәктәбе, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен 10 мәктәп-интернат, 280 балалар бакчасы, 82 өстәмә белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачачак.

Мәктәпләр белән идарә итүдә, сәләтле укучыларга һәм педагогларга химаячелек күрсәтүдә, учреждениеләрне төзекләндерү юнәлешендә финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтүдә, программа һәм концепцияләр эшләүдә 178 попечительлек советы һәм 30 лап хәйрия иҗтимагый фондлары катнаша. “Мәгариф челтәрендә сыйфатны күтәрү проблемасы – төп мәсьәлә булып тора. Укытуның нәтиҗәле ысулларын тәэмин итүче төрле технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла”, – дип белдерде Илсур Хадиуллин. Ул камил технологияләрнең мәктәпкәчә кадәрге тәрбия системасында да файдаланылачагына ышандырды. Бүгенге көндә әлеге төр тәрбиядә шәһәрнең 72 процент баласы исәпләнә. Әлегә балалар бакчасы бусагасын гына атлап керүче сабыйларның 78 процент өлеше туган тел – татар телендә тәрбияләнә.

“Бүгенге көндә шәһәрдә гуманитар юнәлешкә өстенлек бирелә, ә индустриаль-технологик юнәлеш күләгәдә калып килә”, - дип, Илсур Хадиуллин техник юнәлешне “аксау” халәтеннән чыгарып, аның үсешен күзаллау бурычын куйды. Аның әйтүенчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларны минималь профессиональ әзерлек белән тәэмин итмәсәк, яшьләр мохитендә эшсезлек һәм җинаятьчелек тамыр җәячәк. Бу уңайдан, кооперация һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтү аша башлангыч һөнәри белем учреждениеләре белән уртак эшчәнлек механизмын уйлап табарга кирәк. Моннан тыш, профильле укыту талантлы яшьләрне ачыкларга ярдәм итә. 71 өлкән сыйныф укучысы РФ Президенты грантына лаек булган. Казан укучылары командасы халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында көндәшлеккә сәләтле булуын дәвам итә. Илсур Хадиуллин билгеләп үтүенчә, шәһәр мэры Илсур Метшин инициативасы белән быел төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга 10 мең сумнан алып, 50 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган стипендияләр гамәлгә кертелгән.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнары мәсьәләсенә дә тукталды. Математика, рус теле һәм биология фәннәре буенча уртача баллның үсеше күзәтелә, әмма химия һәм физика буенча уртача баллның түбән булуы хафалануга җирлек тудыра – укучыларның бу фәннәр буенча сай белемнәре дәүләт дәрәҗәсендә борчылырга мәҗбүр итә. “Билгеле, әлеге фәннәр буенча махсус җиһазландырылган кабинетлар таләп ителә. Бүгенге көндә Казан мәктәпләренә 51 махсуслаштырылган җиһаз кайтарылды инде”, -диде Илсур Хадиуллин. Физика һәм химия кабинетларына ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерүдә ярдәм сорап, ул Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте. Әлеге кабинетларның уртача бәясе 250 мең сумны тәшкил итә икән.

Көндәшлеккә сәләтле шәхесне компьютер техникасы белән эш итә белүдән башка күз алдына китереп булмавы көн кебек ачык. Кызганыч, әмма компьютерны кулланучы сыйфатында гына да бүгенге көндә шәһәрнең 41 процент укытучысы гына белә. Бүгенге көндә Казанның барлык белем учаклары бөтендөнья интернет пәрәвәзенә тоташтырылган, ә 156 мәктәптә интерактив җиһаз урнаштырылган.

Илсур Хадиуллин хисабыннан аңлашылганча, татар балаларының 40 проценты гына туган телдә белем ала. Рус этномәдәни компонентлы 9 гимназия ачылган. Яһүд этномәдәни компонентлы мәктәп гамәлдә тора.

Тәрбия системасында хәлиткеч рольне сыйныф укытучысы башкара. Башкалада бер сыйныфта 25 баладан да ким тәрбияләмәгән 4712 сыйныф укытучысына аена 1 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Быел бюджет казнасында бу максатларга 65007,4 миллион сум күләмендә акча каралган.

Хәйрия елы кысаларында белем бирү өлкәсендә “мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара. Аның нигезендә аз керемле гаиләдән 1269 булачак беренче сыйныф сабыена ярдәм күрсәтеләчәк. Белем дәрьясында йөзәргә җәмгысе 8850 бала чыгып китә. Нәни укучыларның һәммәсе өчен дә шәһәр мэры Илсур Метшин исеменнән балалар энциклопедиясе тапшырылачак.

Мәгариф челтәрен камилләштерү өстәмә финанс чаралары таләп итә. Мәгариф үсешенә шәһәр бюджетының 37,2 процент өлеше тия – бу барлыгы 3,5 миллирад сум күләмендә акча дигән сүз. “Шушы чараларны төгәл һәм хуҗалыкчан якын килеп сарыф итү зарур”, – дип белдерде Илсур Хадиуллин.




Чыганак: tatar-inform.ru
  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru