<< Публикации

Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк

15 Ноябрь 2007 г., 18:45

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Шушы көннәрдә генә Казан шәһәр Думасы депутатлары алдагы өч елга Казанда мәгарифне үстерү буенча яңа программа кабул итте. Башкала язмышы өчен әһәмиятле булган бу документ бүген журналистларга презентацияләнде. Аны каләм ияләренә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин тәкъдим итте.

Казан шәһәрендә мәгарифне үстерү буенча моңа кадәр 2000-2005 елларга исәпләнгән программа эшләде. Соңгы ике елда исә төп эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барылган иде. «Яңа программа кабул итүнең максаты – шәһәрдә мәгариф системасының тотрыклы үсешен тәэмин итү», – ди Илсур Хәдиуллин. Аның фикеренчә, бүгенге шартларда моны тәэмин итү бик кыен. Бер яктан, элеккеге елларда салынган нигезне саклап калырга кирәк булса, икенче яктан системаның икътисади, хокукый механизмнарын заман таләпләреннән чыгып яңадан корырга кирәк. Программаның төп нәтиҗәсе белем бирүнең сыйфатын күтәрү булырга тиеш дигән таләп куела. Мәгариф идарәсе башлыгы, моңа ирешү өчен бүген тармак алдында торган ике төп проблеманы хәл итәргә кирәк булачак, дип саный. Аның берсе – кадрлар кытлыгын бетерү, икенчесе - уку йортларының матди-техник базасын яңарту.

Беренчесенә килгәндә, белем һәм тәрбия учреждениеләренә яшь кадрлар килү өчен юл ачарга һәм биредәге квалификацияле мөгаллимнәрне саклап калырга кирәк. Мәсьәләне тамырдан уңай якка үзгәртү шәһәр кысалары белән генә чикләнә алмый, билгеле. Ил күләмендә педагогларның хезмәт хакын күтәрү генә аны тулысынча үзгәртә ала. Шулай да шәһәр, яңа программада кулыннан килгәнчә үзенчә чишелеш табарга тырыша. Әлеге документта мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре педагогларына ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалары бакчаларга йөрүче тәрбиячеләр алар өчен түләүдән азат ителә. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 10 млн. 200 мең сум финанслар каралган («Мәгариф» илкүләм проектында исә педагогларның бу категориясе игътибардан читтә калган иде). Программада шулай ук мөгаллимнәр өчен генә түгел, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен дә грантлар системасын булдыру каралган. Бу уку елы ахырында конкурс нигезендә 100 тәрбияче 30 ар мең сум күләмендә Казан мэры грантын алачак. Бу адым балалар бакчаларына тәрбиячеләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту өчен эшләнә. Уку елы азагында өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 20 педагог та 25 әр мең сум күләмендә мэр грантын алачак.

«Матди-техник базаны ныгытуга килгәндә, соңгы 10 елда мөмкинлекләр чикләнгән иде. Бүген бу проблеманы хәл итү өчен мөмкинлекләр бар», – ди Илсур Хәдиуллин. Аның фикеренчә. Беренче эш итеп барлык уку кабинетларын яңадан җиһазландырырга кирәк (химия, физика лабораторияләрен генә түгел). Бу – теорияне гамәли дәресләр белән үреп бару өчен кирәк. «Бу нәтиҗәгә ирешү өчен һәр сыйныфта укытучы өстәлен компьютер техникасы белән җиһазландыру җитә», – дип саный Мәгариф идарәсе җитәкчесе. Илсур Хәдиуллин аңлатуынча, бүген Казан мәктәпләрендә мөгаллимнәрнең 36 проценты гына дәрестә компьютер куллана ала. Шушы мәсьәләне хәл итү өчен аларны компьютер технологияләренә өйрәтү зарурлыгы килеп баса.

Соңгы ике елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында узган Бөтенроссия конкурсында Татарстанның 35 мәктәбе 1 миллион сум күләмендә РФ Президенты грантын алды. Бу акчалар уку йортларын җиһазландыру мөмкинлегеннән тыш, алардагы укытучыларга Россиянең башка инновацияле мәктәпләрендә стажировка узу юлын да ачты. Күптән түгел ТР Министрлар Кабинетының 2006 елда Россия конкурсында җиңгән инновация мәктәпләренә эш нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтеннән дә 1 әр млн. сум финанс ярдәме бирү турындагы карары да дөнья күрде.

Яңа мәгариф программасында мәктәп җитәкчелеге, укытучы, ата-ана, укучылар катнашында яңа институт- социаль партнерлык мөнәсәбәтләренә нигез салуга да игътибар бирелә.

Яңа программаны эшләтеп җибәрү өчен Мәгариф идарәсе алдына аның кушымтасын эшләү вазифасы йөкләнгән. Анда бүгенге вәзгыятьтән чыгып конкрет чаралар билгеләнәчәк. Бу эшкә тәҗрибәле Мәскәү педагогларын тарту ихтималы да бар.




Чыганак: tatar-inform.ru
  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru