<< Публикации

Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә



1 октябрьдән Казанда эшләп килүче балалалар бакчаларының күбесе автономияле режимга күчерелә. Бу хәбәр күп кенә ата-аналарда төрле сораулар, бәхәсләр кузгатты. Нигездә аларны ата-аналардан алына торган түләүләрнең күләме, өстәмә хезмәт күрсәтүнең бәяләре кызыксындырды. Иң актуаль һәм еш очрый торган сорауларга Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчелеге җавап бирде.

Сорау: Ата-аналардан алынучы акчаның күләме 1 октябрьдән артачак дип ишеттек. Дөрестән дә шулаймы?

Җавап: Юк, дөрес түгел. Баланы балалар бакчасына йөрткән өчен ата-анадан алынучы түләүләр артмый, ул Казан шәһәре Думасы карары нигезендә расланган күләмдә кала. Ата-аналардан алынучы түләүләр Инструкциясендә каралган ташламалар күләме дә, гаиләдә ничә бала булуга бәйле рәвештә түләүне 20 проценттан 70 процентка кадәр компенсацияләү мөмкинлеге дә үзгәрешсез кала. Шуңа күрә түләүләр күләме 1 октябрьдән бары өстәмә түләүле хезмәт күрсәтүне теләп гариза язган ата-аналар өчен генә артырга мөмкин. Килешү төзү алдыннан ата-аналарга бу хезмәт турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш.

Сорау: Балалар бакчасы җитәкчелеге ата-аналарга нинди мәгълүмат бирергә тиеш?

Җавап: Ата-аналарның автономияле балалар бакчасының барлык документлары, шул исәптән устав, түләүле хезмәтләр турындагы нигезләмә һәм башкалар белән танышырга хокукы бар.

Сорау: Ата-аналар өстәмә хезмәттән баш тарта аламы?

Җавап: Әйе. Өстәмә хезмәтләр ата-ана гариза язган очракта ирекле рәвештә генә күрсәтелә.

Сорау: «Автономияле балалар бакчасы» нәрсә ул?

Җавап: Автономияле балалар бакчасы - муниципаль, коммерцияле булмаган учреждение. Ул расланган нормативлар буенча шәһәр бюджетыннан финанслана. Автономияле балалар бакчасына балаларны тәрбияләү, укыту һәм чыгымнарны каплау өчен шәһәр бюджетыннан субсидияләр бирелә.

Сорау: Учреждение уставында язылмаган булса, балалар бакчасы түләүле хезмәт тәкъдим итә аламы?

Җавап: Юк. Килешү нигезендә күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр уставта чагылыш табырга тиеш.

Сорау: Минем эш сәгатем иртәнге сигездә башлана. Әмма балалар бакчасының көненә 10,5 сәгать эшләве билгеле булды. Шулай булгач, баланы бакчага 7 сәгать 30 минутта алып килергә кирәк. Ләкин ярты сәгать эчендә мин эшкә барырга җитешмим. Бу очракта нишләргә?

Җавап: Балалар бакчаларында 6 сәгать 30 минуттан 18 сәгать 30 минутка кадәр ике дежур төркем эшләячәк. Дежурда булган төркемнәрдә өстәмә түләүләр алынмый.

Сорау: Баламны кичке алтыга кадәр барып алырга өлгерә алмыйм. Нишләргә?

Җавап: 1 октябрьдән балалар бакчалары 10,5 сәгать дәвамында эшли башлый. Моннан тыш балалар бакчаларында 12 сәгать буе ике дежур төркем эшләячәк.

Сорау: Балалар бакчасында мәҗбүри рәвештә күрсәтелүче хезмәтләр исемлегенә нәрсәләр керә?

Җавап: «Мәгариф турында»гы Федераль Закон нигезендә ата-аналар чыгымнар нормативының 20 процентын түли. Моңа хуҗалык-көнкүреш хезмәте, тукландыру, йоклату, урамга алып чыгу, уйнату, медицина хезмәте күрсәтү керә.

Сорау: Өстәмә түләүле хезмәтләргә нәрсә керә?

Җавап: Автономияле балалар бакчалары тарафыннан күрсәтелүче өстәмә түләүле хезмәткә чит телне өйрәтү, спорт секцияләре (нәфис гимнастика, аэробика, ритмика, көрәш һ.б.), сәламәтләндерү чаралары (массаж, физиотерапия), кичкә яки ялга калучы төркемнәрне оештыру керә.

Сорау: Түләүле хезмәтнең бәясе ничек билгеләнә?

Җавап: РФ законы нигезендә хезмәт бәясе ике якның килешүе буенча билгеләнә.

Сорау: Түләүле хезмәт күрсәтү өчен балалар бакчасы эш режимын үзгәртә аламы?

Җавап: Юк. Түләүле хезмәт күрсәткән вакытта да балалар бакчасының эш режимы шулай ук кала. Өстәмә хезмәтләр көннең икенче яртысында күрсәтелә. РФ Мәгариф министрлыгы балаларга атнага икедән дә артык өстәмә дәрескә йөрмәскә киңәш итә.

Сорау: Өстәмә хезмәт күрсәтелмичә калган очракта балалар бакчасы нәрсә тәкъдим итәргә тиеш?

Җавап: Бу очракта сез чыгымнарыгызны каплауны яисә дәресләрне башка вакытка күчерүне таләп итә аласыз.

Сорау: Муниципаль хакимият балалар бакчаларында түләүле хезмәт күрсәтүне тыя аламы?

Җавап: Әйе. Автономияле балалар бакчасын оештыручы буларак, муниципалитет түләүле хезмәт күрсәтүне тыярга хокуклы.

Әгәр Сезне балалар бакчаларының автономияле режимга күчүенә кагылышлы башка төрле сораулар кызыксындырса, 292-52-27 телефон номеры аша Казанның Мәгариф идарәсендә ачылган «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итә аласыз. Норматив-хокукый документларны исә www.kzn.ru сайтында табырга мөмкин.

Эльвира Шакирова
Intertat.ru, 29.09.2009 13:01
  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru