<< Публикации

Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды



Күптән түгел генә Казанның бер төркем мәктәп директорлары тәҗрибә туплау нияте белән чит илдә булып кайтты. Делегация составына «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән Россия Президенты гранты бәйгесендә җиңгән 35 мәктәп директоры кергән. Делегацияне Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Гречанникова һәм Казанның мәгълүмати-диагностика үзәге директоры Роза Шаяхмәтова җитәкләде.

Мәктәп директорлары ике көн Мәскәүнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү Академиясендә уку курслары узганнан соң, 16-22 февральдә Алманиядә стажировкада булды.

Казан мөгаллимнәре Фрайбург шәһәрендә урнашкан Кеплер исемендәге һәм Франциянең Гюстава Доре исемендәге гимназияләре эшчәнлеге белән танышты. Алар шулай ук Страсбург шәһәрендәге Аурупа Советында узган «Гомумаурупа мәгарифе киңлеген формалаштыру. Мәгариф өлкәсендәге Аурупа хезмәттәшлеген үстерү» темасына багышланган «түгәрәк өстәл»дә дә катнашты. Соңыннан делегация Штатгарт шәһәрендәге "DIDACTA" дип исемләнгән мәгариф технологияләр күргәзмәсендә булды. Күргәзмәдә җиһазлар һәм кабинетлардан алып дәреслек, методик әсбапларга кадәр тәкъдим ителгән иде.

Визит вакытында мәктәп директорлары Аурупадагы мәгариф системасының оештырылуы, мәктәпләрдә инновацион технологияләрнең барлыкка килүе, кабинетларның ничек җиһазландырылуы, мәгълүмати технологияләрнең ничек һәм нинди дәрәҗәдә урнаштырылуы белән якыннан танышты.

«Андагы мәктәп директорларын үз вазифаларына бәйге аша бигелиләр. Бу, минемчә, уңай күренеш, - дип сөйләде Наталья Гречанникова, - Франциядә директорның тугыз елдан артык бер үк эш белән шөгыльләнергә хокукы юк. Бездә дә мондый кагыйдә кертелсә, яхшы булыр иде. Чөнки кайбер директорларның дистә еллар буена бер урында эшләве нәтиҗәсендә мәктәп үсүдән туктый».
Наталья Гречанникова шулай ук Аурупадагы укыту процессы турында да әйтеп узды. «Алманиядә һәм Франциядә профильләштерү бөтенләй башкача оештырылган. Югары уку йортына кергәнче профильле укытуга аерым игътибар бирелә. Шунысы куандырды — без чит ил коллегаларыбыздан өстенлекле якларыбыз барлыгын сиздек. Мәгълүмати технологияләрне оештыру буенча безнең мөгаллимнәр аурупалыларга караганда күпкә сизгер, акыллы һәм тиз төшенүчән булып чыкты», - диде ул.

Эльвира Шакирова

Intertat.ru, 28.02.2008
  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru