<< Публикации

Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры

Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Казан шәһәре
башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы,
РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре,
педагогика фәннәре кандидаты, доцент, педагогика
һәм социаль фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасе

Татар милләте алдында бик күп проблемалар тора. Шуларның берсе - ана телендә белем бирү мәсьәләсе. Октябрь инкыйлабына кадәр мондый проблема бөтенләй булмаган - һәр татар авылында диярлек эшләгән мәктәп һәм мәдрәсәләрнең үсешкә ирешкән системасы халыкның укый-яза бөлүен иң югары дәрәҗәгә күтәргән. Шуңа да ул чакта В.Ленин үзенең бер хезмәтендә, татарлар үзләренең укымышлылыгы буенча Русиядә алдынгы урында торалар, дип әйткән. Совет чорында татар мәгарифе системасына кемнәр генә тыкшынып карамады! Бүген дә кайдадыр читтән түгел, ә Татарстанның үзендә шундый омтылышлар ясала! Шуңа күрә әлеге мәсьәләләрне чишү белән бәйле урыннарны үз халкының язмышына битараф булмаган кешеләр биләве бик мөһим.
Һәм мондый кешеләр бар. Күптән түгел Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы итеп бетмәс-төкәнмәс энергияле, оста оештыручы, күп еллар акыл һәм рухи көчен кызганмыйча мәгариф системасында эшләп зур тәҗрибә туплаган Илсур Гәрәй улы Һадиуллин билгеләнде. Без аның белән мәгариф идарәсенең ярым-җимерек бинасында очраштык.
"Әгәр беренче сентябрьгә яңа бинага күчмәсәк, миңа бу урында утырасы да юк", - дип катгый төстә белдерде Илсур Һадиуллин. Менә шундый кеше ул - Казан мәгарифенең яңа җитәкчесе. Ул һәрвакыт үз алдына төгәл бурычлар куя һәм аларны җиренә җиткереп, планлы рәвештә үти белә.
Илсур Һадиуллинның тормыш юлы, хезмәт биографиясе бик гади. Ул 1964 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Таулар авылында дөньяга килгән. Әнисе - башлангыч сыйныфлар укытучысы, әтисе - зоотехник. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет Казан педагогия институтының табигый-география факультетына укырга керә, аннан химия һәм биология укытучысы белгечлеге алып чыга. Институттан соң Мамадыш районында укытучы директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. 1991 елда ул Казанга күчерелә һәм 13нче татар гимназиясе директорының укыту эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә. Ике елдан соң Илсур Гәрәй улының биографиясендә яңа әйләнеш башлана - ул Казандагы 71 нче мәктәп директоры итеп күчерелә. Бер елдан соң тагын яңа урында - аны 155 нче гимназияне төзергә җибәрәләр Тагын барысын да нульдән башларга туры килә Акчасызлык, инфляциянең котырган чоры, базар икътисадының төрле "шатлыклары" калкып чыккан чак. Шуңа карамастан, гимназия төзелеп бетә, иң заманча техника белән җиһазландырыла. 1994 елдан башлап 1997 елга кадәр, өx ел дәвамында Илсур Гәрәй улы әлеге гимназия директоры булып эшли. Әмма тиздән ул яңадан шушы тынгысыз хезмәтеннән кузгатыла һәм тагын да тынычсызрак урынга - 33 яшьтә ТР мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнә, бераз соңрак министрның беренче урынбасарь булып эшли башлый. Бу уңайдан, әйе, эшли торган кешеләр һәр җирдә дә кирәк шул, дип әйтәсе генә кала Актив, нәтиҗәле хезмәт белән биш ел сизелми дә үтеп китә. Ләкин үзенә каршы оештырылган интригалар нәтиҗәсендә аңа министрлыктан китәргә туры килә. Ул Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Русия Федерациясе төбәкләрендә татар сыйныфлары мәктәпләре, югары уку йортларында факультетлар ачу белән шөгыльләнә, аларны фәнни-методик әдәбият белән тәэмин итә. 2004 елның декабрь аеннан Илсур Һадиуллин тагын яңа урында - ул Мәгарифне үстерү институты (элеккеге ТУБКИ) ректоры. Һәм аны яңадан тулай торакларны биналарны ремонтлау, яңа лабораторияләр ачу, институтның сайтын булдыру кебек эшләр бөтереп ала.
Димәк, яшь, энергияле бу ир-егет заманча итеп әйтсәк, кризис чоры менеджеры вазифаларын үтәгән һәм үти.
Бүген Илсур Һадиуллин - Казан мәгариф системасы җитәкчесе. Бик җитди, зур игътибар, күп көч һәм энергия таләп итә торган вазифа. Без Илсур Гәрәевичтан беренче тәэсирләре, планнары һәм эше турында сораштык.
- Хәзер безнең алда торган төп бурыч - ул башкала мәга рифе системасының тигез үсешен тәэмин итү, - ди мәга риф идарәсе җитәкчесе. - Ягъни бу очракта сүз мәгариф не мәгьлүматлаштыру, сәләтле балалар белән эшләү, укыту эшен методик яктан тагын да яхшырак тәэмин итү һәм башкалар турында бара.
- Соңгы вакытта БДИ турында күп сөйлиләр. Гадәттә ул кирәк яки кирәкми дип бәхәсләшәләр. Безнең республи ка өчен татар телендә тапшырылган БДИ-БРИ нәтиҗә ләренең бөтен Русия территориясендә законлашачакмы икәнлеге мөһимрәк.
- Чынлап та, сез әйтеп үткән сәбәпләр нәтиҗәсендә дә туган телдә бердәм имтиханны тапшырырга теләүчеләр әлегә аз. Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика быз җитәкчелеге берничә тапкыр әлеге мәсьәлә белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттеләр. Бу юнәлештә эш алып барыла һәм милли БДИ нәтиҗәләре һәр җирдә дә танылсын өчен бөтенесе дә эшләнә.
- Урыс мәктәпләрендә татар классларының ябылуы - тагын бер борчый торган проблема. Нәкъ менә шушы сәбәп буенча танылган язучыларыбыз Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин белән очрашты.
- Мин татар сыйныфлары яки мәктәпләре ябыла дип әйтмәс идем. Моңа илдәге гомуми демографикхәл йогын ты ясый. Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты нигезендә, әгәр шәһәр мәктәпләрендә 16 татар баласы тупланса, без милли телдә белем бирү сыйныфлары ача алабыз. Авылларда бу сан ике тапкыр кимрәк. Хәзер әлеге норма тивларны үзгәртү буенча эш алып барыла, әлеге мәсьәлә Дәүләт Советында җентекләп өйрәнелә. Әгәр бер класста биш бала, ә икенче сыйныфта ун бала булса, һичшиксез, алар бер класска берләштереләчәк. Ата-аналар белән эшләргә, аларга татар телендә белем бирүнең киләчәге булуын аңлатырга кирәк. Гомумән алганда, милли мәктәпкәчә учреждениеләргә күбрәк игътибар итү зарур. Чөнки балалар бакчасы-урта мәктәп-югары уку йорты бәйләнеше нәкъ менә шуннан башлана. Бүген Татарстанда эшләүче барлык вузларның һәр факультетын да диярлек татар төркемнәре бар. Югары белемне туган телдә Мәскәү, Ульяновск, Ижевск, Тобол, Төмән шәһәрләрендә алырга мөмкин. Тиздән мондый мөмкинлек Чиләбедә дә барлыкка киләчәк.
- Элек укытучыларга икенче дәүләт телен белгән өчен өстәмә түләнә иде. Хәзер, экономия максатларында, аны түләми башладылар. Тагын нинди дә булса стимул бирү калдымы?
- Яшь укытучылар өч ел дәвамында хезмәт хакына 30 процент өстәмә апа. Бүген урыс мәктәпләрендә эшләүче 1200 гә якын татар теле укытучысына 15 процент өстәмә түләнә. Татар мәктәпләрендә эшләүче 100 дән артык урыс теле укытучысы да шул күләмдә өстәмә ала. Әйе, ике дәүләт телен белү өчен өстәмә түләүләр 2005 елның сентябрь аеннан бетерелде. Һәм моңа үкенергә генә кала. Без әлеге мәсьәләне Казан шәһәр думасы утырышында күтәрдек. Ул шулай ук Министрлар Кабинетында җентекләп өйрәнелә. Һәрхәлдә, уңай карар кабул ителер, дип өметләнәбез.
- Балаларга иң югары дәрәҗәдә белем биргән татар- төрек лицейлары эшендә нигә бик куп ясалма кыен лыклар тудырыла?
- Татар-төрек лицейлары хәзер лицей-интернатлар дип атала. Алар - безнең оешмалар һәм республика бюджеты исәбенә финанслана. База укыту планын без раслыйбыз, фәннәрне урыс, татар, төрек һәм инглиз телләрендә тигез нисбәттә укытуны, тәрбия эшен күзәтүдә тотабыз. Төркия лицейларга укытучылар, җиһазлар белән ярдәм итә, ләкин әлеге ил тарафыннан бернинди басым да юк. Бу мәсьәләләрнең барысы да контрольдә тора. Һәм тагын бер игътибарга лаеклы мисал. Республика олимпиадалары нәтиҗәләре буенча лицей-интернат укучылары һәрвакыт призлы урыннар яулый. Күптән түгел Мәскәүдән килгән Югары икътисад мәктәбе вәкилләре Казанда күп профиль ле олимпиада үткәрде, һәм 253 катнашучы арасыннан беренче урыннарны 2 нче һәм 7 нче лицей-интернат вәкилләре яулап алды һәм имтиханнарсыз Югары икъти сад мәктәбенә кабул ителде. Әлеге лицейлар башкалабыз урта белем системасы үсешенә лаеклы өлеш кертте һәм без моның өчен аларга рәхмәтлебез.
- Татарстан мәктәпләрендә укытылган тарих дәрес- лекләрендә татар халкының үткәне һәрвакытта да дөрес яктыртылмый. Әлеге мәсьәләне ничек тә булса чишәргә мөмкинме?
- Без әлеге дәреслек авторлары белән берничә тапкыр очраштык, тәкъдимнәребезне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырдык. Тарихи хакыйкатьне ачыклау юнәлешендә зур эш алып барыла.
- Әйе, проблемалар күп. Кайбер уңышлар турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Күптән түгел Казанда халыкара конференция булып узды. Анда катнашучылар Казан мәктәпләрендә укучылар ны кайнар аш белән тәэмин итү тәҗрибәсен өйрәнде. Бүген Казанда утыз мәктәп укучыларына иртән кайнар аш ашатыла. Агымдагы елда әлеге программага шәһәребез нең тагын 60 мәктәбе кушылачак.
Шәһәр җитәкчелеге сәләтле балаларга ярдәм итү буенча да зур эш алып бара. Шәһәр олимпиадаларында җиңүчеләргә - 10 мең, республика олимпиадаларында җиңүчеләргә - 20 мең, ә Русия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә бүләк бирелә.
- Илсур Гәрәевич, эчтәлекле әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт! Киләчәктә тагын журналыбызның кунагы булыр сыз әле дигән ышанычта калабыз.

Азат АХУНОВ әңгәмәсе

Татар яшьләре җурналы "Идел" 2007 №8

  • Публикации


  • 14.10.09 - Итоги конкурса Panaboard мастеров
  • 02.10.09 - Управление образования г.Казани отвечает на вопросы родителей
  • 02.10.09 - Казанның Мәгариф идарәсе ата-аналар сорауларына җавап бирә
  • 19.05.09 - Республиканский семинар для директоров ИМЦ районов Татарстана
  • 16.05.09 - В Казани прошла генеральная репетиция ЕГЭ
  • 14.04.09 - Школьные вариации на тему инновации
  • 14.03.09 - Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды
  • 14.02.09 - Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»
  • 11.01.09 - Мударис Каюмов: «Долой «зубрежку», пора мыслить самостоятельно»


  • 27.11.08 - Роза Шаяхметова: «Цифровая школа - будущее образования»
  • 07.11.08 - Роза Шаяхметова: «Повышение качества изучения иностранного языка начинается с педагогов»
  • 31.10.08 - В Казани обсудили проблемы языковой подготовки к Универсиаде
  • 04.09.08 - Илсур Һадиуллин: «“Казановедение” һәм кайбер федераль дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителә»
  • 25.08.08 - Илсур Һадиуллин: «Казан мәгариф системасына 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә»
  • 13.05.08 - Ильсур Хадиуллин рассказал о летнем отдыхе учащихся
  • 13.05.08 - Илсур Һадиуллин: «Җәйге ялда мәктәп укучыларын лагерьлар көтә»
  • 18.04.08 - Управление качеством иноязычного образования в современной школе
  • 20.03.08 - Многокритериальная оценка в рамках ПНП «Образование»
  • 28.02.08 - Казанның мәктәп директорлары чит илгә тәҗрибә тупларга барды
  • 28.02.08 - Директора Казанских школ обменялись опытом с европейскими коллегами


  • 15.11.07 - Илсур Һадиуллин: «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк»
  • 08.10.07 - Илсур Һадиуллин: «Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый»
  • 23.08.07 - «Мәгариф өлкәсен камилләштерү йөзеннән төрле яңа технологияләрне эшкә җигү буенча интенсив төстә эш алып барыла»
  • 09.08.07 - Новые аспекты внедрения информационных технологий в учебно-воспитательный процесс
  • 01.08.07 - Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры
  • 14.06.07 - Ильсур Хадиуллин: «К формату ЕГЭ необходимо привыкнуть»


  • Архив

  • назад | наверх


    © 2000-2010 Казанское Образование | Контакт | Статистика | Карта сайта



    Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.org.ru